ШУЫШУ ф. 1) Гәүдәне җирдән шудырып, сөйрәп яки үрмәләп хәрәкәт итү. Аркасына биштәрләгән авыр капчыгы җиргә иңкәйтә, сөйрәгән йөгенең артыннан эз сузылып кала, әйтерсең урман ерып, юан буар елан шуыша. Г.Якупова. Үлән каплаган нигез урыннарындагы ташларда кәлтәләр шуыша. Р.Фәйзуллин // Нинди дә булса өслеккә гәүдә белән елышып, аяклар, куллар ярдәмендә алга этелү, үрмәләү. Тагын ике солдат, кулларына граната тотып, дзотка таба шуыша иде. Г.Әпсәләмов. – Икегез дә эш кешеләре, балалар, кайчан гына түш белән шуыша идегез, күз алдында үстегез дә киттегез. Р.Камал

2) Шуу, шуып китү, шуып, урыныннан күчү. Кызның гәүдәсе тетрәнеп куйды, ә егетнең кулы аның билендә иркәләп шуыша иде. Х.Камалов. Мәҗит идәнгә шуышып төште, биш тиенне барып алды да аны тагын бәреп җибәрде. Н.Фәттах. Йонлач, сөяксез затның «мин – әҗәл» дип куркытуы янә колак төбендә яңгырагандай булды, Мәдинә, аңын җуеп, идәнгә шуышып төште. А.Әхмәтгалиева

3) геогр. Аскы җир катламының тотрыклыгы, бердәйлеге бетү, җебү, йомшау һ.б.ш. сәбәпле, шуышма барлыкка килү. Биек тау өстендәге боз әкрен генә, сиздерми генә аска таба шуыша, эри. Төньяктан әкрен генә чиксез зур бозлык шуышкан. СССР тарихы. Көндез кызган, киңәйгән ком өемнәре, һава алмашынгач, урын күчә, шуыша. География

4) Җиргә ятып үрмәләп үсү. Бу урында тау шулхәтле текә ки, чыршы һәм наратлар кыяга тотынып, ябышып үскән күк, текә ярга түше белән ятып диярлек, артыш куаклары өскә шуыша. Т.Нәҗмиев

5) күч. Убылу, уелып ишелеп төшү. Аяк астындагы идән каядыр шуыша, түшәм әйләнә сыман тоелды. С.Зыялы

6) күч. Тирә-якка таралу, җәелү, хәрәкәт итү. Таң беленеп килә, бик шомлы, чык та төшмәгән, күктә сәләмә кара болытлар шуыша, әллә нинди шыксыз җил өзек-өзек исеп куя. Х.Камалов. Ишек ачылган саен, трамвайга зәһәр салкын ургылып керә. Керә дә идән буйлап утыргыч асларына шуыша, аннары, тун-пальто чабуларына ябышып, өскә үрмәли. Г.Гыйльманов. Тонык яктылык, палата диварларына сыенып, әкрен генә шуыша, үрмәли төсле. Р.Низами

7) күч. Кайсы да булса юнәлештә салмак кына урыныннан күчү, хәрәкәтләнү. Комбат биноклен күзенә китерде, кечкенәрәк тау артыннан, ике кара колонна булып, танклар шуыша иде. Х.Камалов. Пароход су өстеннән салмак кына шуыша. Р.Батулла

Шуыша башлау Шуышырга тотыну. Газинур дзотка таба шуыша башлады. Г.Әпсәләмов. Юлдан пехота, берничә атлы обоз шуыша, ара-тирә мотоцикллар уза иде. М.Мәһдиев. Аяк астындагы таш идән дә, җан кергән сыман кинәт убылып, бер якка шуыша башлады. М.Хәсәнов

Шуыша бирү Бернигә карамый шуышу. Урманов, тешләрен кысып, һаман шуыша бирде. Г.Әпсәләмов

Шуыша тору Һаман шуышуын дәвам итү. Тәрәзә яныннан таныш түгел авыллар, разъездлар, станцияләр бер-бер артлы артка шуыша торды. Ф.Латыйфи. Шулай вакыт акрынлап булса да шуыша тора. Ф.Яхин

Шуыша төшү Аз гына, бераз шуышу. Рәния, үкси биреп, Рәфиснең күкрәгеннән аерылды һәм, утырган җиреннән шуыша төшеп читкә барып утырды. А.Вергазов. – Кешеләргә үпкәләргә, ышаныч югалтырга ярамый шул, – дип сөйләнә-сөйләнә, Аблаев та тәрәзәгә таба шуыша төште. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә