ШУЫШТЫРУ ф. Шудыру, сөйрәү. Әсирләр, аякларын шуыштырып атлый-атлый, юлны дәвам иттеләр. Н.Дәүли Шуыштыра башлау к. шудыра башлау. Хәтта кыстап кына да калмады, өлгер-җитез куллары белән табындагы ризыкларны безнең алга шуыштыра башлады. М.Хәсәнов Шуыштырып алу к. шудырып алу. Шаһ-Солтан янә дисбе төймәләрен шуыштырып алды. М.Әмирханов Шуыштырып кую к. шудырып кую. Агай, сүзем бетте дигән шикелле, колакчынлы кәпәчен баш артына шуыштырып куйды. А.Әхмәтгалиева . Сафагәрәй кинаяне үз ягына борды. Чынаягын өстәл читенәрәк шуыштырып куйды ---. М.Әмирханов |