ШУЫШМА и. 1. геогр. Елга, күл, диңгез ярларының аскы катлавы жебү, йомшау һ.б. сәбәпле аның өске катлавының урыныннан күчү күренеше. Идел суы күтәрелгәч, яр буйларында хәтәр шуышмалар барлыкка килде. М.Рәфыйков. Шуышмалар торак пунктларга, элемтә юлларына, нефть-газ үткәргечләргә һәм башкаларга куркыныч тудыра. География

2. с. мәгъ. Үрмәләп, шуышып үсә торган; үрмәле. Уралма кырлач – карабодайчалар семьялыгыннан туфрактан җиңел суырылып чыгучан тамырлы, 40 –100 см озынлыктагы шуышма (уралма) сабаклы берьеллык үләнчел үсемлек. Агулы үсемлекләр . Башка абагалардан аермалы буларак, бөркет канаты озын шуышма тамырчалы, анда крахмал туплана. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә