ШУЫТУ ф. 1) Шудыру, шудырып төшерү. --- кәтиб Хафиз бүлмәсенә табиб Антоний килеп керде һәм керүгә изрәп йоклап яткан кәтиб муенындагы тәрене сак кына ычкындырып алды, кесәсенә шуытты ---. М.Хәбибуллин. Аннан сөлгесен идәнгә шуытып төшереп җибәрде дә, сабыйны йомшак чүпрәккә төрде. Җ.Рәхимов // Шудырып күчерү. Әминә бер камышны тота да, очына хәтле кулын шуытып, иң очын гына өзеп ала. М.Фәйзи. Машинасы янына Галим аякларын шуытып кына атлап барып җитә алды. Ш.Алпар 2) күч. к. шудыру ( 8 мәгъ.). Калайны да, спиртны да, көмешне дә култык астына кыстырып кына шуытып булмый. Т.Әйди. Бушаган да калган әрҗә! Төбендә генә бәрәңгесе. Мин юк арада кимендә дүрт-биш тоннаны шуыткан теге кабахәт. К.Тимбикова 3) күч. Үз җаваплылыгыннан, өстеннән төшерү; озатып җибәрү, ычкындыру, олактыру. Башта маклерский бирергә ышандырып та, соңыннан тегене бер тиенсез шуыткан. Ш.Камал Шуыта башлау Шуытырга тотыну. Бөтен гайрәт-дәрманымны туплап, зурайткыч пыяламны тылсымлы юллар өстеннән шуыта башладым. Җ.Рәхимов Шуыта төшү Аз гына, бераз шуыту. Алар киемнәрен салмадылар, шәлләрен азрак шуыта төшеп, сәке кырыена гына утырдылар. Г.Иделле Шуытып бетерү Барысын да шуыту Шуытып кую Алдан шуыту, шуыткан хәлдә калдыру. Болай дигәч, Сәгыйдә көлеп җибәрә дә калфагын юри артка шуытып куя. Ш.Камал Шуытып тору Һәрберсен бер-бер артлы, туктаусыз шуыту яки сөйләү моментында шуыту |