ШУШЫ’НДЫЙ а. Сыйфатны конкрет, аерыбрак күрсәтү өчен кулланыла; менә шундый. Шушындый чәйләрнең берсендә мин җыелган халыкка түбәндәге документны татарчага тәрҗемә итеп укып чыктым. Г.Кутуй. И-и, шушындый оҗмахны ташлап кая китте теге иптәш егетең? К.Тимбикова. Чакырылмаган кунак шушындый була ул! М.Маликова |