ШУШЫ а. 1) Якында булган, күренеп торган нәрсәгә, конкрет бер нәрсәгә яки кешегә күрсәтү өчен кулланыла. Хикмәт шунда: әле күптән түгел генә өяз башкарма комитеты хезмәткәренең туган көнендә бергә утырганда, менә шушы кеше, миңа ярамый, егетләр, дип, грамм да эчмәгән иде. В.Нуруллин. Менә шушы шигырьләрне карап чык әле. М.Шабаев

2) Алда әйтелгәнне йомгаклап гомумиләштерү, игътибарны шуңа юнәлтү өчен кулланыла. Шул Рур өлкәсен алсагыз, Басыйр абзый әйткәние диярсез, сугыш тизрәк бетәр. Шушы нәрсәне исегездән чыгармагыз, егетләр! З.Зәйнуллин. Халык күңеленә ятарлык җыр иҗат иткәнбез икән, бу бәхет, шатлык түгелмени? Шушы шатлык безгә картаерга ирек бирми. Р.Юныс



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә