ШУ’ХЫР-МУХЫР и. нем. гади с. к. шахыр-махыр. Надан булса да, ул чакта да халык ахмак булмый. Сизәләр моның шухыр-мухыр белән шөгыльләнгәнен. В.Нуруллин

Шухыр-мухыр китерү к. шахыр-махыр китерү. Тормышка җиңелчәрәк баккан яшьрәк галимнәр бу эшләрне шухыр-мухыр китергәлиләр. Д.Хисметдин. Алар шухыр-мухыр китереп алынган 5 миллионлык иномаркаларда йөри, ләкин Апас халкына ипи пешерерлек итеп ипи комбинатын эшләтү хәлләреннән килми. Безнең гәҗит. Шухыр-мухыр кору к. шахыр-махыр китерү. Шухыр-мухыр ясау Интрига ясау, җәнҗал чыгару



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә