ШУУ ф. 1) Чанада, чаңгыда таудан кар өстеннән ышкылып бару, үтү, тимераякта боз өстеннән этелеп, ышкылып йөрү; таю. Тормыш зарарсыз иде, өс бөтен, тамак тук, тау шуарга чана бар, әнинең сеңлесе йомшак бәти йоныннан бәйләп, өстеннән киндер белән баш сапкан бияләй бик җылы. Г.Камал. Иртәгә китәләр инде, Казанда аяздыр, каникул беткәнче, тимераякта шуып, чаңгыда йөреп рәхәтләнергә өлгерер әле Назыйм. М.Хуҗин 2) Нәрсәнеңдер өслеге шома булу сәбәпле, эләктерүе, тотуы кыен булу. Кулыма бер балык кергән иде, шуып чыкты, качты. К.Насыйри. Шома чәченнән әледән-әле шуып төшкән күксел ефәк шарфын төзәткәләп, табындагы --- җимеш тулы савытларга күз йөгерткәләп хәрәкәтсез утырганга, вакыт бик әкрен узды ---. М.Маликова 3) Нәрсәдер өстеннән тоткарлыксыз, шома гына һәм бик тиз хәрәкәт итү 4) к. шуышу. Бөек крепостьларның тишекләреннән авызлары безгә каратып куелган зур тупларның өзлексез яудырган утларына каршы боз өстеннән күкрәк белән шуып бара идек... Г.Ибраһимов. Ханның җәяүләнгәнен күргәч тә, бер олан, шуып барган уңайдан тезенә төшеп, хан аягы астына кадәр килеп, маңгаен хан итегенең йөзенә орды. Р.Батулла 5) күч. гади с. Кемнән яки нәрсәдән котылу, ычкыну. Кызны бу кыен хәлдән тизрәк коткару өчен, ишкәкләрне каерып-каерып сала башладым. Көймә җитез шуып алга китте. Ш.Маннур. Егет, исен җыеп, тиз генә аның кочагыннан шуып чыкты да, алпан-тилпән атлап, ишеккә таба китте. З.Хөснияр // Беркемгә дә әйтмичә, тиз генә, ашыгыч рәвештә китеп бару, шыпырт кына китү, качу, шылу. Галләм дә каласына шома гына шугандыр инде. М.Фәйзи. Алар мунчага керер-кермәстән, Бәдигыльҗамал түти дә, Маһипәрваз апа да төлкедәй елгырлык белән келәткә шудылар. Р.Батулла ◊ Шуып үтү Эшнең, мәсьәләнең асылына төшенмичә, аннан-моннан гына эшләү; өстән-өстән генә башкару; басым ясамау, игътибар җәлеп итмәү. [Докладымны] хәзерләдем түгел, уйладым. Кайсы сүз белән ничек итеп башларга, кайсы җиргә җиткәч, кычкырыбрак җибәрергә, кай урыныннан шуыбрак үтәргә. Ф.Хөсни Шуа төшү Бераз шуу. Юрган астыннан юкара төшкән йокы пәрдәсе дә шуа төшеп, Гафур аннары караваттан җәһәт кенә кузгалып, аякларына басты. Ә.Баян Шуып алу Аз гына, бераз шуу, кыска вакыт эчендә шуу. Алар белән бергәләп чанада да шуып алды. Якты юл Шуып калу Шуарга өлгерү, вакытында шуу. Малайлар, җыеныгыз! Безгә иртә белән шуып калырга да төшке ашка кайтып өлгерергә кирәк. Сөембикә. Кыш көне күпләр чаңгыда, чанада, тимераякта шуып калырга ашыга. Шәһри Казан Шуып карау Шуу юлы белән сынау. Кәрим дә бер генә мәртәбә шуып карарга булды. Ф.Садриев. Кеше күрмәгәндә генә шул таудан шуып карыйсы килә! Ш.Галиев Шуып тору Әле, хәзерге вакытта шуу; һәрвакыт, даими рәвештә шуу. Күбек төсле күпереп торган кардан Шуып торды безнең чанабыз. М.Җәлил. Өшемәс өчен, көн буе Шул таудан шуып торам. Г.Гыйльманов |