ШУТ и. рус 1) Русларда патша сараенда яисә бай йортында, кунак һәм хуҗаларның күңелләрен күтәрү өчен, төрле кыланышлар күрсәтеп, кызыклар, мәзәкләр сөйләүче кеше. Гюгоның «Көлә торган кеше» романында, шутлар, балаганчылар итеп үстерү өчен, сабый балаларны махсус гарипләндерүчеләр – компрачикослар турында укып җан өшегәне бар иде. М.Мәһдиев

2) Балаганда, борынгы комедияләрдә комик персонаж; шамакай. Шәмсүн катлаулы тормыш сәхнәсендә җитди һәм кырыс геройларны уйнарга гадәтләнгән, инде бу аның холкына күчә язган; хәзергесе – шут булып кыланырга азаплануы – беренчесе, шуңа күрә аның өчен ят иде. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә