ШУРА и. гар. Хакимиятне гамәлгә ашыра торган сайлаулы, вәкаләтле орган; совет. Шуннан соң, 1918 елның язында, штат урынына «Татар-башкорт шуралар җөмһүрияте»н булдыру идеясе туа. Ә.Еники. Чакырып кына калмаганнар, үзләренең депутатлары аркылы Дәүләт Шурасына канун проекты да тәкъдим иткәннәр. А.Тимергалин. Шушы ач әрвах ниндидер юл белән большевиклар фиркасына үтеп кергән дә Күчәрбайда авыл шурасы рәисе булып алган менә. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә