ШУПЫРУ ф. сөйл. к. шопыру. Сәрия апасының чат токмач ашларын иртәсен дә, кичен дә берәр чуен шупырып, апаларының прәннек-печеньеләре белән генә сыйланып, Чатан берәр айдан танымаслык булып матурайды. А.Хәсәнов // Гомумән ашау. Шупырырга бәрәңге шулпасы булмасын да, өй борынча тәмәке сасытып, аракы эчеп йөрсен имеш, адәм имгәге! Ф.Бурнаш |