ШУПЫРДАТУ ф. сөйл. к. шаптырдату. Бу уйлардан тизрәк арынырга теләгәндәй, чәен шупырдатып эчте дә кружкасын читкәрәк этеп куйды. Х.Камалов. --- Рәфис үрмә гөлле стена артында гына таза бәдәнле тракторчы егетләрнең булыр-булмас итле ашны шупырдатып эчүен ишетеп торгандай булды. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә