ШУҢА а. 1. 1) Шул алмашлыгының юнәлеш килеше формасы, алда әйтелгән төшенчәне яки җөмләне алмаштырып килә: шуңарга, шул кешегә яки әйбергә, шул фикергә . Шуңа төреп куй. Шуңа тоз өстә

2) Җөмләнең тәмамлык кисәге буларак килеп, үзен ачыклауны сорый. Бүгенге конференциябез материаллары да шуңа, игелекле максатка хезмәт итәр, дип уйлыйм. Р.Заһидуллин

2. терк. мәгъ. Шул сәбәпле, шунлыктан, шуның өчен, менә ни өчен. Миңнуллаларның үз авыллары тирәсе тип-тигез, рәхәтләнеп чана-чаңгы шуарлык бер генә тау да юк. Шуңа тау күргән саен, күңеле җилкенеп куя аның! Ф.Нуруллин. Бер җайга гына, сөт сепараторы кебек гөрелдәп кенә чыга әбиемнең тавышы, шуңа, ахры, изрәп йоклап киткәнмен. Г.Якупова

3. мөн. сүз функ. Иярченле тәмамлык җөмләдәге кем, нәрсә, ни сүзләре белән мөнәсәбәткә кереп, иярчен тәмамлык җөмләне баш җөмләгә ияртү өчен кулланыла. Мактау шуңа, кемнәр --- Яшен кебек удар ясый фашистларга. Ә.Ерикәй. Ни кушсалар, шуңа йөгердем. Ф.Садриев. Инде барысы да Иван патшаның бу котырган уйлары белән килешкәннәр, ул нәрсә әйтсә, шуңа ризалар иде. Ф.Бәйрәмова

◊ Шуңа калса Әгәр эш алайга китсә, аңа терәлсә; кирәк булса. – Аңламый Тукаев, – диде Камил, зарланып. – Мин зәррә кадәр дә үзем өчен хафаланмыйм. Мин инде, эш шуңа калса, җырлап та тамагымны туйдыра алам. А.Расих. Шуңа китсә к. шуңа калса. Әгәр эшләр шуңа китсә, качып китәргә генә кала, ләкин шул мизгелдә ишектә сакчы күренде. Р.Мирхәйдәров. Шуңа күрә к. шуңа 2. Бу уй Назимовка шулхәтле авыр тәэсир ясады, гүя ул үзен ятим калган кебек хис итте, шуңа күрә хәзер штаб булып әверелгән 1 нче баракка бармыйча, үз барагына кайтты да өстәлгә капланды. Г.Әпсәләмов. Без – көтеп алынганнар, шуңа күрә үзебезгә карата һәрдаим җылылык сизеп тордык. Ю.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә