ШУНЫСЫ а. 1. Шул алмашлыгы формасы: алда әйтелгән сүзне аерып алу, аерып күрсәтү өчен кулланыла . Миңа шунысын бирегез! Менә шунысы гына калган

2. мөн. сүз функ. Баш җөмләнең тәмамлыгы буларак, иярчен аныклагыч җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Леспромхозның шунысы ярый: күпме киссә, шуның кадәр утыртып китә. М.Мәһдиев. Наданның шунысы куркыныч: ул һәрнәрсәне беләм, ни эшкә тотынсам, шуны булдырып чыгам, дип уйлый, бахыр. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә