ШУНЫҢ а. 1. Шул алмашлыгының иялек килеш формасы; алда әйтелгән предмет яисә күренеш атамасын, шулай ук җөмләне алмаштырып килә. Мин тышта йөргәндә, Муллакаев Мәгъсүм дигән малай мылтыкны алган да шуның белән башка укучыларны куркытып уйный, ди. Ә.Баян

2. мөн. сүз функ. Баш җөмләнең тәмамлыгы буларак, иярчен аныклагыч җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Чире борылып кайткандыр Нәҗипнең, шуның кәсафәтедер! А.Гыйләҗев

◊ Шуның аркасында Шул сәбәпле, шул җирлектә, шунлыктан, шуңа күрә. Ул дөреслектә шул ук Григорий аркасында дошман тозагына эләгүен һәм хәзер тагы шуның аркасында авыр фаҗигалы көннәр кичерәчәген белмәде. А.Расих. Шәрәфнең ачуы чыкты: – Мин әйткәнгә язмыйсың инде, диде. Шуның аркасында берничә көн үпкәләшеп йөрдек. Л.Ихсанова. Шуның белән бергә к. шул ук вакытта. Минем гомерем шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде. Г.Тукай. Үзән елганың киң ятуларында су белән рәхәтләнгәннән соң, һәммәсе яңарып, көчләнеп, шуның белән бергә ачыгып, арбалар янына килделәр. Г.Ибраһимов. Шуның өстенә Санап үткән эш, билгеләргә тагын да өстәп; җитмәсә. Зур тираж белән басылганлыктан, ул халкыбызның 150 әкиятен йөзләрчә мең укучыга, шул исәптән рус теле аша башка бик күп милләт укучыларына да барып иреште. Шуның өстенә күп халыкларның фольклор галимнәре өчен дә мөһим чыганак булды. Р.Миңнуллин . Сабиров --- һәр артист белән аерым шөгыльләнеп, аларның музыкаль сәләтләрен ачуда ярдәмен күрсәтә. Шуның өстенә, баянда уйнау белән генә чикләнмичә, аны театрның музыка бүлеге мөдире итеп куялар ---. Д.Гыймранова. Шуның өчен к. шуңа 2. Кешене тышкы дөнья белән бәйли бит ул тәрәзә... Шуның өчен зур булсыннар алар. А.Гыйләҗев. Аннан килеп, шәһәрне төзү өчен акча кирәк, шуның өчен якын араларда совхозга ондатралар кайтартабыз. А.Вергазов. Шуның белән вәссәлам «Шуның белән эш тә, сүз дә бетә, мәсьәлә хәл ителә» дигән мәгънәдә. Малларны ашатасың, кар көрисең, утын кертеп мич ягасың, су ташыйсың, фермага эшкә барасың, кер юып ашарга пешерәсең --- дә шуның белән вәссәлам, теләсәң ни эшлә, туйганчы ял ит. З.Мурсиев. Шул бюро-мазар буласы булса, бераз кәгазь кыштырдатасы да, аннан берәрсен кандидат итеп яки партиягә алсалар, тиешле документларны әзерлисе дә шуның белән вәссәлам. Н.Көбәш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә