ШУНЫ а. 1. Шул алмашлыгының төшем килеш формасы, алда әйтелгән предмет яки күренеш атамасын алмаштырып килә: шул кешене яки әйберне. Абзар алдында гына бер чуен чүлмәктә Сарбайга дип салып куелган итле аш бар икән, шуны ялтыратырга тотынган ул. Ф.Яруллин. Патшалыгымда нинди үзгәрешләр бар икән, хәзер шуны карарга юлга чыгам. Р.Батулла

2. мөн. сүз функ. 1) Иярчен тәмамлык җөмләдәге кем, нәрсә, ни сүзләре белән мөнәсәбәткә кереп, аны баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Кулым эштән курыкмый. Күзем яхшы күрә. Ни кушсалар, шуны эшлим. Н.Фәттах. Эшләпәле ир --- Нәҗибә апаның тавышын ишеткән икән. – Үземнең мал, нәрсә телим – шуны эшлим! – дип кенә җибәрде. Д.Бүләков

2) Баш җөмләнең тәмамлыгы буларак, иярчен аныклагыч җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла. Тик шуны бел: син миңа хатын-кыз буларак түгел, фәрештә буларак кирәк. Ф.Садриев. Мин үзебезнең тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алам: күчмә утырышлар алар бермә-бер нәтиҗәлерәк. Р.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә