ШУННАН а. 1. Шул алмашлыгының чыгыш килеше формасы 1) Алда әйтелгән кем яки нәрсәдән, шуңардан. Тамагына да рәтләп ашамады: каткан ипи кисәге белән бер чокыр су – аның көнлек ризыгы күбесенчә шуннан тора иде. М.Галәү. Кешеләр үзләренә бирелгән гомерне иминлектә, үзара аңлашып, сөеп-сөелеп үткәрергә тиешләр. Пьесаның асыл мәгънәсе нәкъ әнә шуннан гыйбарәт. Х.Миңнегулов

2) Шул урыннан, шул җирдән. – Мин бит агач башына гына менгән идем. Шуннан ялгыш кына егылып төштем, – диде елан. А.Алиш. Иң элек дүртенче трамвай белән Суконный бистәсен узып, аның ахыргы тукталышына кадәр бардык та, шуннан җәяү киттек. Ф.Галиев

3) Шул вакыйгадан, эштән, хәлдән соң, берникадәр вакыт үткәч, нәрсәдер булып үткәч, шул вакыттан соң, аның соңында. Минем Уфада булуым бер-ике көн генә дәвам итәргә тиеш. Тагын бер-ике көн – туган-үскән җирләрне карап узу. Шуннан инде туп-туры Казанга! Н.Нәҗми. Кечкенә чагында капка башыннан егылып төшеп башын бәргән иде, шуннан рәтләнеп китә алмады, бичара. Аманулла

4) Ахырда, ахыр чиктә. Хатын әйтә: патшадан гафу сорасын, бәлки, кичәр, ди. Мин әйтәм: ярамый, дим. Әнә Шакир әйтә: сораса ни була, сорый бирсен, ди. Менә Җиһангир иптәш тә, ярамый, ди. Шуннан талашабыз. Г.Ибраһимов

5) Башта, элек, иң беренче сүзләре белән килеп, эш яки вакыйганың эзлекле барышын белдерә; аннары. Элек бабай утын ярды, шуннан мич ягып җибәрде. Сөембикә

6) Алда белдерелгән эш-хәл соңыннан белдерелгән эш-хәлнең сәбәбе булуына ишарәли; шуңа күрә, шул сәбәптән. Ул, Карачай күлен күмгәндә, бик көчле радиация алган һәм чак кына үлемнән калган икән, сукыраюы да шуннан икән. Ф.Бәйрәмова . Бездә бит яһүдләрдәге шикелле тәрбия системасы юк, җитешсезлекләр дә шуннан килә. С.Ибраһимова

2. ы. мәгъ. Сорау, шөбһәләнү, ирония һ.б.ш. төсмерләр белдерә торган сөйләүченең хикәяләвен ашыктыру өчен кулланыла: я, тагын, дәвам ит. – Укыдык. Без укыдык, – диештеләр кызлары. Йөзенә кызыксыну билгесе чыгарып, Газинур да: – Шуннан, шуннан? – дип куйды. – Ни-нәрсә дип язган Джеймс әфәнде? А.Хәсәнов. – Кызлар белән йөрмичә, аларга өйләнеп булмый, дисең. Менә. Кызлар яныннан кайтып киләм. – Шуннан? – Нәрсә – шуннан? – Кем соң ул? Г.Гыйльманов

3. мөн. сүз функ. Иярченле урын җөмләдә кая, каян, кайдан сүзләре белән мөнәсәбәткә кереп, иярчен җөмләне баш җөмләгә терки. Тәгәрмәчнең алды каян, арты да шуннан. Мәкаль. – Аллага шөкер, хәтерем дә яхшы, авылдагы бар чордашларымны исемләп беләм, әйберне кая куйсам, шуннан алам, – ди ул. Якты юл

◊ Шуннан соң Шул моменттан алып, шул урыннан башлап. Шуннан соң тоттым да --- ат-арбалар төяп йөртә торган иске «Волгарь» паромына утырып, үзебезнең Югары Осланга чыгып киттем. Ә.Еники. Миңнулла шуннан соң берничек тә, беркайчан да шәһәрдән килгән концерт, спектакльләргә йөрмәде, телевизордан берәр спектакль тапшырсалар, тәмәкесен алып, ишегалдына чыгып утыра торган булды ---. М.Мәһдиев. Утташ кам җиңелде, тик шуннан соң ул үзенең киявенә каршы эшне уйлабрак, астыртынрак эшли башлады. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә