ШУ’НДЫЙ а. 1. 1) Вакыйга, күренеш, предмет яки затка яисә аларның берәр төрле сыйфатына, үзенчәлегенә ишарәли торган күрсәтү алмашлыгы; андый. Алар шундый тәмле ислемайны кайдан табалар икән? Г.Камал. Тормышта кеше барыбер кайчан да булса язмышы белән күзгә-күз кала. Менә минем шундый көнем җитте. Ф.Яруллин

2) Алда сүз барган нәрсә кебек; шуңа охшаган. Үз атасы булмагач, аны инде элеккечә яклаучылар табылмас. Бер анасының гына яклавы аны үги атаның кырын күзеннән, яманлыгыннан саклап кала алырмы? Бикәнең күңелен менә шундый уйлар борчыды. Н.Фәттах . – Акыллы олан, – диде Андрей кенәз һәм сикереп урыныннан торды да Гали оланны күтәреп алды. – Шундый оныгың булса икән, хан! М.Хәбибуллин

3) Бик, үтә, артык, гадәттән тыш, чиктән ашкан, искиткеч, искитмәле, шулкадәр. Ул – бөтенләй башка туташ. Беләсезме, ул шундый чибәр, шундый ягымлы, шундый... Күзләреннән ниндидер илаһи нур сирпелә. Г.Каюмов. Ул да булачак иде бит слётта! Шундый матур, шундый зирәк кызның әлеге тантанага килми калуы мөмкин түгел! Ялкын

2. мөн. функ. 1) Иярченле аергыч җөмләдә нинди сүзе белән бәйләнештә килеп, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйли. Шул сәгатьне беренче такканда, әни: – Улым, сәгатеңне бик саклап тага күр. Беренче таккан сәгатең нинди булса, хатының да шундый булыр, – дип кисәтте. А.Хәсәнов. Халкы нинди булса, хөкүмәте шундый, диләр. А.Тимергалин

2) Баш җөмләнең аергычы булып, андый, хәтта, әйтерсең лә кебек сүзләр белән бергә аныклагыч җөмләне баш җөмләгә бәйли. Бала шундый акыллы икән, хәтта тирә-яктагы барлык халык шаккаткан, ди. Әкият. Ә тирә-якта шундый тынлык, шундый тынычлык, әйтерсең табигать бик каты тартыштан соң арыган да хәзер, әкрен генә сулыш алып, хәл җыя. Г.Әпсәләмов

3) Баш җөмләдә аергыч булып килеп, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйли. Бүлмәгә атылып кергән участковый шундый күренешкә тап булды: кызыл җирән чәчле, таза бәдәнле ир күлмәкләре ертылган, изүләре ачык, тулы аяклары ялангач хатынның күкрәгенә тезен куйган да битен чәбәкли, башын төя ---. Т.Галиуллин. Яшүсмернең шундый ягын табыгыз: үзендәге үзгәрешне үзе дә тоярдай булсын. Н.Әлмиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә