ШУНДА а. 1. 1) Шул алмашлыгының урын-вакыт килеше формасы; алда әйтелгән исемне алмаштырып килә һәм җөмләдә хәл функциясен үти: алдан билгеләнгән, алдан билгеле булган урында, шул җирдә, шул урында. Каз-үрдәк бәпкәләрен, --- зур ләгәнгә су ташып, шунда диңгез ясап йөздерә идем. Ш.Җиһангирова. Ерактан тулы чиләкләр күтәреп кайтканда, Хурлыгаян капка төбендә утыра иде. Ярмөхәммәт тә шунда, һәр капка төбендә --- кыз-кыркын утыра. Р.Батулла

2) Шул вакытта. Кунаклар аның һөнәрен бик мактадылар, шулкадәрле ерак сикерә алуына таң калдылар. Чикерткә сикерүне шунда туктатты һәм кунакларны тагын үзенә тартты. А.Алиш. Район магазины алдында бозга таеп егылган Гөлчирә бервакыт. Шунда ишектән чыгып килүче хәрби комиссар белән райфо мөдире аны тартып торгызганнар ---. М.Мәһдиев. Ул шундый төш күрде: гармунда уйнап-уйнап карады, көй чыгара алмады. Шунда күктән ак канатлы, үзе дә ап-актан киенгән бер фәрештә башта иңнәренә кунды. Н.Әхмәдиев

3) Алда сүз булган мәсьәлә, эш, күренешнең сәбәбенә, мәгънәсенә аеруча басым ясау өчен кулланыла. Минем укырга китмәвемнең тагын бер бик җитди сәбәбе бар, туган. Хикмәт шунда: әти бик кызу канлы, бик җиңел холыклы кеше иде безнең. В.Нуруллин. Комедиянең асылы шунда ки, шаян яшьләр, Юныс Хаҗиның шәһвәтле нәфесләреннән көлеп, аны яшь мөгаллимә урынына үз хатыны Галимә карчыкка «өйләндерәләр». К.Гыйззәтов

2. кис. мәгъ. Сөйләмгә нәрсәне дә булса өнәп бетермәү, ошатмау, яратмау, игътибарсызлык төсмере өсти: инде, әле . Лыгырдап йөри шунда үләсе карчык, мин аның андый эш белән килгәнлеген белсәм, бусагамнан аягын да атлатмаган булыр идем. Г.Камал . [Әзәл:] Бик кирәге бар ие. Тагын күгәреп беткән тартма эчендә черек бер китаптыр шунда. А.Гадел

3. мөн. сүз функ. 1) Иярченле кушма җөмләдә кайда, кая сүзләре белән мөнәсәбәттә булып, иярчен урын җөмләне баш җөмләгә бәйләү өчен кулланыла; анда . Андый җирдән калмый торган иде, халык кайда, ул шунда була иде. Г.Якупова

2) Иярченле кушма җөмләдә кайчан сүзе белән мөнәсәбәттә булып, иярчен вакыт җөмләне баш җөмләгә бәйли

◊ Шунда ук Кичектермәстән, шул вакытта ук. Язган хатлар барысы да ачып укылды, артыгын ычкындырган кешеләр шунда ук хөкем ителде ---. Ф.Бәйрәмова. Галиәхмәтнең тәкъдимен Мөнирә шунда ук кабул итте. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә