ШУЛПАЛЫ с. 1) Шулпа рәвешендәге, сыек; шулпасы булган. Башта, татар гадәте белән, шулпалы аш килде, --- кайнар ит куелды. Ф.Бәйрәмова 2) Шулпага салып пешерелгән, шулпада пешкән. Хак сүз, ачыккан идек, шулпалы пилмәнне дә, кролик ите белән карабодай боткасын да яратып ашадык. С.Сабиров. Мөслимә әби, каз ите турап, шулпалы бәрәңге куя. Г.Сабитов 3) Махсус әзерләнгән шулпа белән ашала торган. Кичекмәстән, нәкъ әбисе өйрәткәнчә, шулпалы, итле милли пәрәмәчкә чакырырга булыр татар халкының мөхтәрәм затын. Т.Галиуллин. Мин иренмим, мичкә ягып, шулпалы өчпочмак пешереп өлгертәм. Х.Камалов // Уртасында махсус калдырылган тишек аша эченә шулпа салып пешерелгән. Менә ул табын уртасындагы тәлинкәләрне читкәрәк этәрде дә таба белән шулпалы бәлеш китереп утыртты. М.Маликова 4) Шулпа салынган, шулпа тутырылган. --- ашарга карчыгы Минниса ташып тора, аңа да бер эш, ак тастымалга төрелгән шулпалы чүлмәген ике кулы белән тотып, танавын чөеп, керт-керт кенә басып килеп җитә ---. А.Гыйләҗев. Аннары Габдулланың кулына кайнар шулпалы чокыр тоттырды, ап-ак үрдәк боты салган шәмәхә бизәкле тәлинкәне алдына, юрган өстенә куйды. М.Хуҗин ◊ Шулпалы авыз Җебегән, булдыксыз, оешмаган кеше; селәгәй авыз. – Сволочь!.. Үз шапшагына үзе таеп егылган нәрсә. Бер шулпалы авыз иде шунда. Тар балаклы чалбар кигән булган бит әле үзе. М.Хәсәнов. Шулпалы ми Аңгыра, тинтәк, акылга зәгыйфь, тиле кеше. Шухрый шулчак Буртасның билбавына кыстырылган курайны күреп алды... – С-син, Мухрый, шулпалы ми! – диде баш вәзир, зәһәрен чак-чак тыеп. – С-син туганда ук аңгыра булып туган идең, һаман акылга туя алмадың! Р.Батулла |