ШУЛПАЛАНУ ф. 1) Шулпа хәленә килү, сыек массага әйләнү, сыеклану, изрәү. Эсседән шулпаланып кайнап чыккан миемдә бер зур ачыш пешеп чыкканын сизми дә калдым, җәмәгать! Р.Мөхетдинова. Киң урамда таш юллар тозланып шулпаланган. К.Кәримов

2) күч. сөйл. Юешләнеп ялтырау. [Наилә] ишекне ачса, ни күрсен, бер ир кеше басып тора... Күзләре суда йөзгән май тамчылары кебек саргылтлар, шулпаланып торалар. Х.Камалов

3) күч. Сыйфаты, дәрәҗәсе кимү, тулылыгы, камиллеге бетү. Анда расланганча, бу дәреслекләр аша белем алу, урындагы саф башкорт балалары телләрен дә бозган, милли үзаңнары да шулпаланган. К.Яуш

Шулпалана башлау Шулпаланырга тотыну. Синең хакка эшләрбез, диде рәис, тегенең күзләре шулпалана башлаганын чамалап. Х.Камалов

Шулпаланып бетү Тәмам, бөтенләй шулпалану. Барыйның аты шып туктап калды: дүрт тәгәрмәченең өчесе шулпаланып беткән пычрак сулы чокырга, ипләп кенә, бүкәннәренә кадәр төшеп утырган. А.Гыйләҗев . ...Фәлсәфә лекцияләреннән соң баш миләре сәер фикерләр белән тәмам шулпаланып бетә, билләһи!.. З.Хөснияр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә