ШУЛПА и. фар. 1) Ашның сыек өлеше, ит, бәрәңге һ.б. пешкән сыеклык. Хәл-әхвәл белешеп, күргән-белгәннәрне гәпләшеп, салкын закускаларны капкалап алганнан соң, беренче аш – токмачлы кайнар шулпа китерелә. Ю.Әхмәтҗанов. Тавык шулпалары, сөт ризыклары килеште Гөлкәйгә, йөзенә бераз төс керде. Р.Габделхакова // Бәлеш эченә салу яки иткә сибү өчен симез ит һәм сөяк кайнатып махсус әзерләнгән сыеклык. Бәлеш капкачын коры ягы белән өстәлдәге тастымалга куйды. Бәлешне болгата төшеп, кашыклап майлы шулпа сибеп, бәлеш түбәсенә өеп эчен салды. Р.Батулла

2) Ашның үзе . Рамил тәлинкәсен ялтыратып куйды, салфетка белән авызын сөртте. – Рәхмәт, Асия апа, мондый тәмле шулпа ашаганым юк иде, – диде. М.Мәһдиев . – Хәлил, Галиябануың үзеңә булсын, әниең бер тәлинкә шулпа ашатса, – дип, Бари --- Хәлилнең кабыргасына төртте. Х.Мөдәррисова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә