ШУ’ЛКАДӘР а. 1. Сан, күләм, микъдар, хәрәкәт интенсивлыгын белдергән сүзләрне алмаштырып килеп, исемнәр алдында – сыйфат, фигыль янында рәвеш функциясен үти; гаять, нык, күп. Һади үзен шулкадәр каушар, шулкадәр югалып калыр дип һич кенә дә уйламаган иде. М.Хәсәнов. Мин сине шулкадәр сагындым, Гыймран. Ш.Хөсәенов. Акылдан язган хатын гына табар шулкадәр бала әлеге тормышта. Э.Яһүдин 2. кис. мәгъ. Бик, үтә, артык. Ул шулкадәр матур, шулкадәр сөйкемле, шулкадәр газиз була, чынлап әгәр, үзенә карата күңелдә әллә нинди җылы хисләр уята. А.Хәсәнов. Фотосурәтләре буенча шулкадәр таныш йөз! С.Ибраһимова 3. мөн. сүз функ. 1) Хәтта сүзе белән бергә килеп, күләме, саны яки көче ягыннан чагыштыру функциясен үти. Ул Дагаевның ахмаклыгыннан шулкадәр туйган иде ки, хәтта аны буып атарга да әзер иде. Х.Ибраһим. Ә хәзер медицина шулкадәр алга китте, хәтта җитлекмичә, 500–600 грамм авырлыкта туучы балаларны да, зәгыйфь-чирлеләрен дә дәвалап, аякларына бастыралар. А.Галимов 2) Иярченле рәвеш җөмләдә никадәр сүзе белән бәйләнештә килеп, иярчен җөмләне баш җөмләгә ияртү өчен кулланыла. Чыршының тамырлары җиргә никадәр ныграк берексә, шулкадәр тизрәк тернәкләнә. М.Маликова. Үзәгеңнең аклыгын никадәр озак саклый алсаң, гомерең дә шулкадәр озын булыр... А.Хәлим |