ШУЛА’Й ДА терк. к. шулай булса да. Ул алай кычкырып та әйтмәде бугай әйтүен, шулай да ата белән анага аның бу «мин» дигәне күк күкрәве сыман булып ишетелде. Н.Фәттах. Ел коры килде, игеннәр көйде. «Авыр булды», – дип көрсенә халык. Шулай да илнең тотрыклы хәленә ышана, еллар имин булса, җае табылыр, ди. Ш.Галиев |