ШУЛАЙ БУЛСА’ ДА терк. Тезмә җөмләнең җөмләләрен каршы куеп терки; ләкин, шуңа карамастан. Ул турыда һич тә сүз кузгатырга исәбем юк иде дә, шулай булса да яшереп калдыра алмыйм инде мин синнән. В.Нуруллин. Яфрагы коелып бетеп, коры сабакка калган клевер печәне иде ул. Шулай булса да, атлар аны күз ачып йомганчы ашап бетерделәр. Г.Галиев |