ШУЛА’Й БУЛГАЧ терк. Иярчен сәбәп җөмләне баш җөмләгә терки; әйтелгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясап, шуңа күрә, димәк. Ахыр чиктә, адәм баласы үзе дә табигатьнең бер кисәкчәсе ич, шулай булгач, табигатькә чыкса, ул үзе белән күзгә-күз очраша. А.Гыйләҗев. Хәзерге көндә татар филологиясендә фәннәр кандидаты ватылган тиен тормый. Шулай булгач, нигә әле миңа да доктор булмаска? М.Мәһдиев |