ШУЛАЙ a. 1. 1) Булу дәрәҗәсен, барышын, рәвешен күрсәтү алмашлыгы. Рәшидә, үзе аның каршысына ук килеп, --- Зөфәрнең пальто якасын төзәтергә тотынды: – Менә шулай кирәк, шулай итсәң, җылырак була! Ә.Еники. Әмма сине куып төшермәделәр, хатаңны аңлатырга тырыштылар. Безгә дә, шулай эшләсәк, бер дә гөнаһ булмас иде. С.Сабиров

2) Әнә, менә, шундый күрсәтү алмашлыклары янында яки алмаштырып килеп, күзгә күренеп торган яки анык таныш булган эш, күренешкә, аның рәвешенә күрсәтү өчен кулланыла: шул рәвешчә. Инде тормышлар яхшыра һәм бәхетләр тигезләнә барган саен, ул орлыклар тулысынча шытып, барлык кешеләрнең дә үзара мөнәсәбәтләре менә шулай якты, җылы булып китмәсмени? Ә.Еники. Минем арттан шымчылык итү, күзәтеп тору әнә шулай ачыктан-ачык дәвам итә. З.Зәйнуллин

3) Вакыт рәвешеннән соң килеп, бер вакыйганы аңлатканда аңа хикәяләү төсмере өсти . Кайчак шулай дәртләнеп алга барганда, аяк астындагы юк кына бернәрсәгә абынып шап итеп егыласың. Г.Әпсәләмов. Кайвакыт шулай да була: Хәбибнең --- хатыны балет спектакле вакытында йокымсырап китә, ә Гаҗилә җиңги урынында тынып утыра алмый, берөзлексез катнаша, сораша ---. М.Мәһдиев

2. мод. сүз мәгъ. Алда сөйләгәннәргә нәтиҗә ясап, гомумиләштереп әйткәндә, «әйе, дөрес, чын, хак» мәгънәсен белдерә. [Минһаҗ:] Шулай, мин бик кытыклы кеше. Тоталар да култык астыннан кытыклыйлар. Т.Гыйззәт. Шулай, иң рәхәт вакыт – балачак, шуңа кеше аны һаман сагына икән. Л.Шәех

3. мөн. сүз функ. Ничек, ни рәвешле сүзләре белән бәйләнештә килеп, иярчен рәвеш җөмләне баш җөмләгә ияртү өчен кулланыла. Ярады тагын, ничек изрәп йокласа, шулай әсәрләнеп уянды да. А.Хәсәнов. Фәгыйлә ничек кергән булса, шулай пырылдап чыгып та китте. А.Әхмәтгалиева

Шулай таба Шул якка, шул юнәлештә. Баш миенә кайнар елдырымнар каяндыр йөгереп менгәнен, канның шулай таба куылганын тойды. Х.Камалов. Тиздән авыл җирендә дә тормышлар арулана башларга тиеш. Эшләр шулай таба бара. В.Нуруллин. Шулай ук 1) Алда әйтелгәннәрдән тыш, алда әйтелгәннәргә, алдагыга өстәп. Барлык шушы хәлләр, шулай ук аның белән үткәрелгән әңгәмәләр Саттаровның үз эше өчен яраксыз һәм --- зарарлы кеше икәнлеген раслый. Р.Мостафин. Бу көнне дәүләт учреждениеләрендә, министрлыкларда, шулай ук Дәүләт Советында да махсус ике телдә, ике дәүләт телендә дә чаралар уздыру зарур. Р.Миңнуллин; 2) Шул ук юл белән. Караболакта шулай ук яңа туган баланы --- уты сүнгән зур мичкә кертеп ала торган булганнар, шулай итеп аңа да «кот койдырганнар». Ф.Бәйрәмова. Кесәңдә акча булса, бездә укымыйча да диплом алырга була. Шулай ук хәрби билетны да. Бөтен нәрсә дә сатыла бездә. З.Мәхмүди. Шулай бит Фикерне хуплап, куәтләп әйтелә һәм экспрессивлык төсмере өсти. Фәрит абый, сөенеп, шакмак кетердәтә: – Алтын-көмеш булуы тагын да яхшырак бит әле аның, шулай бит, Илгизәр туган! Р.Сәгъди. Берәр чәшкә чәй эчсәң, кәефең күтәрелеп китәр иде инде синең, шулай бит, абый! Х.Ибраһим. Шулай шул Ризалашуны, раслауны белдереп җавап биргәндә кулланыла; әйе, әлбәттә, дөрес. Шулай шул, кирәгеннән артыкны укырга да, белергә дә ярамый. Күп белгәннәрне элек-электән үтергәннәр. Т.Миңнуллин. Урлагач, иртәме-соңмы, утыртачаклар, шулаймы? Шулай шул, туган! Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә