ШУЛАЕН ШУЛАЙ терк. Алдагы җөмләдә әйтелгән фикер белән килешер-килешмәс калуны белдереп, ике җөмләне үзара терки. Бөек талант ияләре дә шулай ук тиз, шулай ук бирелеп иҗат шатлыгына чумып язалармы икән? Шулаен шулай, ләкин бик сирәктер. А.Кутуй. – Анысы шулаен шулай, – дип килешәм мин, – әмма ата-ана назын мең төрле ризыклар да алыштыра алмый. Ф.Яруллин |