ШУЛ а. 1. (шуның, шуңа, шуны, шуннан, шунда; күпл. шулар; тарт. форм. шунысы, шулары) 1) Сөйләүчегә һәм тыңлаучыга таныш булган предмет, күренеш яки вакыйганы күрсәтү өчен кулланыла торган күрсәтү алмашлыгы. Директор татарларны яратмый, диләр. Имеш, алар фән белән тирәнтен шөгыльләнә алмыйлар, тел өйрәнеп ярты гомерләре үтә. Грузинканың килүе – шуның шаукымы. А.Гыйләҗев. Ася аларга морфий уколы ясаган иде, шуның тәэсире булгандыр, әзрәк кенә сызлаулары басылып торадыр. Х.Камалов 2) Алда әйтелгән фикерне җыйнау, гомумиләштерү өчен кулланыла. [Байлар] сата, алар ашый, Бу малларны эшче ясый, Арып кайта аксый-аксый. – Шул кайната каннарымны. Н.Исәнбәт. Аңлатып әйтү шул: эше бик тыгыз. Партактивка җыелган ике йөздән артык кешегә илнең хәлен сөйләде. Г.Ахунов. Озын сүзнең кыскасы шул: Әлмәттә туганнарым бар дип, өметләнеп барып керә торган түгел. Р.Габделхакова 3) Әнә, менә алмашлыклары янында килеп, күзгә күренеп торган яки электән таныш предметка күрсәтү, конкретлаштыру өчен кулланыла. Елганың башы әнә шул салам түбәләре белән капланган Миләүшә авылы ягыннан башланганга күрә, аңар Миләүшә елгасы дигәннәр. А.Алиш. Менә шул аумакай шагыйребез инде хәзер Сталинның кара җинаятьләрен аклый торган мәдхия язган дип тә ишеттем... А.Тимергалин 2. кис. мәгъ. Җөмләдә хәбәрдән соң килеп, аны раслау, икърар итү өчен кулланыла: бит, ич, лабаса. Әниләр күңеле даладай киң, яз кояшыдай җылы була шул. Л.Ихсанова. Инде җырны сәхнәдән башкарасы, халык күңеленә иңдереп, сыныйсы гына калган иде. Насыйп булмады шул, өлгермәде. Г.Галиев 3. хәб. сүз мәгъ. Элек булганча, искечә; нәкъ үзе, үзгәрешсез. Йөзе, күзе иреннәре шул, тик алардан элекке, басып, каплап торган караңгы тормыш тупаслыгы алынган да күзләргә акыллы нур сирпелгән ---. Г.Ибраһимов 4. мөн. сүз функ. Иярчен ия җөмләдә нәрсә, ни, кайсы кебек сүзләр белән бәйләнештә килеп, ия җөмләне баш җөмләгә ияртү өчен кулланыла. Кем эшләми, шул ашамый. Мәкаль. Укы никахыңны, нәрсә язган булса, шул булыр. Г.Гыйльманов ◊ Шул арада Бик тиз, эш барышында ук, шундук. Шул арада хәл-әхвәлебезне дә сорашып алды. Ә.Еники. Ләкин шул арада тиен икенче агачка, аннан өченчесенә, дүртенчесенә сикерде. Г.Сабитов. Шул килеш ничек булса шулай, үзгәртмичә, шул рәвешчә, шул төсле, шул хәлдә . --- өйдә әзерләп куелган чәйләр-мәйләр шул килеш калды. Ф.Яруллин. Ул, --- әгәр дә күмәк көч куеп тырышсаң, җир-суларның пычранганын чистартып, әлегә кадәр чиста калганын шул килеш саклап булачагына чын күңелдән ышана иде. М.Маликова. Шул көе 1) к. шул килеш. Зиннәт өйләнмәгән иде, шул көе сугышка китеп барды да бетте. М.Мәһдиев. Ул хатны ачып тормадык, шул көе генә Сезгә җибәрәбез. Н.Әхмәдиев. Әнинең сабыны һаман шул көй сандык төбендә сакланып тора. Фольклор практикасы; 2) Чәйне шикәр-конфетсыз, буш кына эчү турында. [Карт шикәрне] пөхтәләп кәгазьгә төрде дә: «Малайга!» – дип, эчке кесәсенә салды, үзе, баягы кебек үк, «шул көе» белән генә чәй чөмерүен дәвам итте. И.Гази. Шул ук Элеккеге, бер үк төрдәге, нәкъ үзе, нәкъ шундый ук. Янәшә куелган чәчкечләрне ычкындырдылар, шул ук чәчкечләрне, икенче төрле көйләп, бер-бер артлы тактылар. Н.Фәттах. Аста рәсеме. Шул ук күзләр, шул ук беркатлы елмаю. Шул ук сабыйларча сафлык, эчкерсезлек. М.Мәһдиев. Шул ук вакытта 1) Нинди дә булса эш яки вакыйганың башка бер эш яки вакыйгага параллель рәвештә, бер үк вакытта башкарылуын белдерә. Ул кайчандыр Европаның олимпия чемпионы һәм шул ук вакытта халыкара бандит та булган. Г.Әпсәләмов. Хатын --- ярым йокылы бер хәрәкәт белән гәүдәсен якындагы ир ягына авыштыра төште, йөзе белән борылды һәм шул ук вакытта улын кочаклаган кулын саилчегә күчерде. Н.Фәттах; 2) Бергә килгән төшенчә, эш-гамәл, вакыйга һ.б.ш.ның капма-каршы булуын белдерә. Аңарда инде хатын-кызга хас оялу, тартыну хисе аз гына да калмаган иде. Ләкин шул ук вакытта аның бөтен тәне боргычлап куелган каты резинка шикелле иде. Г.Әпсәләмов. Аңа аптырап, шул ук вакытта куркыбрак та карап утырган ике нарасые эшнең ни турында барганын аңлап бетермәсәләр дә, ниндидер куркыныч хәл булганын сизенеп, --- кычкырып яшь коя башладылар. Р.Сәгъди. Шул шул Әңгәмәдәшнең сүзен раслау, аның дөреслегенә ышануны белдерү өчен кулланыла; чыннан да, әлбәттә . «Идел-Урал» батальоннарын төзү шактый әкренәйсә дә, туктамады бит. Аларны тик яткырмаслар инде. – Шул шул. Мөгаен, тылдагы объектларны сакларга куярлардыр. Г.Әпсәләмов. Менә син минем өемдәге җылы белән кызыксынганың бармы? Ә? Менә шул шул. Беләсең килсә, минем ирем сугышның беренче аенда ук үлде. М.Мәһдиев |