ШУКЛЫК и. 1) Кеше характерындагы шаянлык, шук булу сыйфатлары. Рөстәмдә балалык шуклыгы кузгалды, шаярып аласы килде. Г.Кутуй. Шуклыгы белән башка балалардан аерыла ул. Әйтик, аякларын салындырып сиртмәле кое бурасына тотынып атына, әтисе кое өстен авыр капкач белән томаласа, малай җайлы гына куптарып ташлый. Н.Гыйматдинова // Чаялык, җорлык. [Мәдинә] Хәбиргә таба борылды. Шуклык, наянлык сирпегән күзләре аңа төбәлде. Ш.Хөсәенов

2) Кызык табу, мәзәк итү өчен эшләнгән эш-гамәл, кыланыш, әйтелгән сүз. Фәнияр Татвоенкомат ишегалдыннан ничек итеп кранга утырып чыкканын сөйләде. Илсөя дә ул вакыйганы онытмаган икән, чөнки шул шуклыгы өчен беренче мәртәбә эшендә шелтә алган. Ф.Яруллин. Альберт белән Ярмөхәммәтнең --- кечкенә генә шуклыгы да, артык купайтылып, арттырылып, җинаять дәрәҗәсенә күтәрелеп, һәр җыелыш саен авыз чайкауга әверелеп китте. Р.Батулла

3) Уйнау, шаяру, ваемсызлык, гамьсезлек. Камәретдин ун яшькә кадәр урамда яланаяк сугышып йөреп, шуклыкта мисал ителеп йөртелә башлагач, атасы аны бер кибеткә малай итеп бирде. К.Тинчурин. --- ир уртасы кеше малайлык шуклыкларын онытып, бар көчен --- бер максатка туплап, йөрәк ярсуын акыл көченә күчереп сабырланган төсле, елга да салмакланган. Ф.Яруллин

3) күч. Шаярту. Чигә турындагы ак тотамнар – олыгаю яки хәсрәт тамгасы түгел, табигать шуклыгы гына: көмеш чәчләр миңнәрдән үсә. М.Маликова. Кояш шуклыгы хикмәте генәдер. Күзләрен читкә алырга тырышты. Ә алары --- гел шул якка тартылалар. Кем соң син чакырылмаган --- адәм баласы? Т.Галиуллин

4) күч. Көлү, мыскыллау, мәсхәрәләү. Менә шушы җилбәзәк хатын язмыш шуклыгы белән, сугыш башлангач, әлеге «пёстатарин» иленә килеп чыга. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә