ШУКЛАНУ ф. Шаяру, шуклыкка бирелү. Фәнияр, малайларча шукланып: – Әйдә, хәзер әнә теге өрек агачы төбенә барабыз, – ди. Ф.Яруллин. Җәйге эссе көннәрдә чын көмештәй саф, боздай салкын суында юынып, кайнар тәннәребезгә хәл-егәр өстибез, шукланып, бер-беребезгә су сибешәбез, куышабыз, егылабыз, ауныйбыз. Г.Сабитов Шуклана башлау Шукланырга тотыну. Ишек шакып, астагы катта яшәүче апа килеп керде. Сезнең малай шуклана башлады бит әле, ди. Г.Сабитов. Артык шуклана башласа, әнисе дә, көчкә көлүен басып: – Азрак тынычлан инде, улым, я берәр әйберне төшереп ватарсың, әтиең ачуланыр, – дип куя. Н.Каштанов Шукланып алу Берара, бераз шуклану. Морза ---: – И шәрәфле вә мәрхәмәтле хан, утарыңа өч ат өстәп бирәм, Алаякны гына кире кайтар, – диде. – Ә нигә саранланасың, морза, миңа калса, Алаяк биш атка тора, – дип, хан да шукланып алды. М.Әмирханов. Әхсән миңа туры карамый, башын аска иеп, чирәм йолка-йолка сөйләшә. Каушый-ояла бугай. Әллә бер тәртипсезләнеп, шукланып алырга инде? Р.Габделхакова Шукланып йөрү Хәзер яки билгеле вакыт дәвамында шуклану. Алай без шаян малайларның шукланып йөрергә вакытларын калдырмыйлар да диярлек, әле бер, әле икенче эшне кушып кына торалар. А.Нәҗми. Тыңламасаң, шукланып йөрсәң, безне башта сыек чыбык белән куркыталар, ул да үтмәсә, ыштан төбенә кычыткан салам, диләр иде. Сөембикә Шукланып китү Кинәт шуклану; шуклана башлау. Артыграк шукланып китсәк, директорыбыз Хәсән абыйның саллы бармагы маңгайга төшә иде. Т.Миңнуллин. Үзе Фаязга таба ачулы-шикле карашлар ташлап ала иде. --- Бала артык шукланып киткәндә, ана кешенең йөзенә шундый кызыксыну чалымы чыга. Х.Камалов Шукланып тору Әле, хәзер, сөйләү моментында шуклану; һәрвакыт, еш шуклану. Исмай Биков ике кулы белән ишекнең ике яңагына тотынып, гадәтенчә бераз шукланып торды да: – Безне дошманнар күрәлми, Без китәбез бу илдән, – дип җырлап җибәрде. Ш.Маннур Шукланып яту сөйл. к. шукланып тору . – Шулай, шулай, Гөлчирә апа, дөрес әйтәсең, – дия-дия, пилмән ашавын дәвам итә дустым. – Карагыз аны, шукланып ятмагыз! Кеше котыртса да, сәбәп табып, борылып китегез! Р.Сәгъди |