ШУК с. 1. 1) Мәзәкчән, шаян, уенчак, кызык ясарга яратучан. Алты җан, арадан икесе – шук малай, иртәдән кичкә кадәр бакча гөжләп тора, турникта атыналар, шаулап балыкка баралар, гөрләп кайтып керәләр. А.Гыйләҗев. Ниндидер шук адәм әйткән, имеш: «Яшь кеше башта гашыйк була, аннан соң гашыйк булу объектын эзли башлый». М.Кәбиров // Шаян, шаянлык белән тулы. Үзе ерак та китми, түбәтәйне алдына куя да «Кил, килеп ал, бирәм инде, бирәм» дигән кебек, хәйләкәр генә карап тора. Ә күзләрендә шундый шаян, шундый шук чаткылар, йөзендә шундый вәсвәсәле елмаю! Г.Сабитов. Сүзгә юмор бәпчекләре, шук төсмерләр кертеп җибәрергә кирәк тапты профессор. Т.Галиуллин 2) Әдәпсез, тәрбиясез, әрсез, тәкәллефсез. Байбәтчәләр тук була, Үзләре бик шук була. Атадан калган маллар Ничә елда юк була. Ш.Мөхәммәдев. Фирая, карамый гына, ботка салынган тәлинкәне куйды да, компот салып, стакан сузды. Егет шук булып чыкты, стаканны аның кулы белән бергә тотты. Д.Бүләков // Азгын, мут. Карттан алдарак кына Гөлгенә, төшеп, түргә үк кереп утырып, шук күзләрен уйнатып, ит сораган иде. А.Гыйләҗев. Үзбәктә дәрәҗәле генә түрәнең шофёры идем мин. Моның кызы бик шук иде. Дачада егетләр белән куна иде. Н.Гыйматдинова 3) Үткен, тапкыр, чая. Үтә шук телле, аннары укымышлы кешеләр кебек тегесен-монысын нечкәләп тә тормый торган Фатихәттәй еш кына: «Уңган киленкәем минем!» – дип ычкындыргалый торган булды. Г.Әпсәләмов. Гөлчирә кечкенәдән үк шук телле чая кыз иде. С.Сабиров 2. рәв. мәгъ. Шукланып, шаярып яки шаяртып. – Кара, Ялтадагы кызларга гашыйк булып онытып җибәрмә, – Кави ага шук карап көлемсерәде. И.Салахов. – Ул инде, корешлар, хатыннарның явызлыгы борынгыдан килә, – диде, гадәтенчә шук елмаеп Рәмис. М.Маликова ◊ Шук куллы Кулы тик тормый торган, кеше әйберен алырга, урларга һәвәс. Ул – хезмәтне сөйми, ялганчы, шук куллы кеше, әйберне урламаса да, сорамыйча гына алырга ярата торган кыз. А.Алиш. Такта урлаучы су буеннан да китмәгән, таудан менгәч, Фәрхуллиннар чатына да борылмаган, уңга Вәли Рәхимуллаларына таба киткән. Ул, – димәк, шук куллы ир-ат... Р.Газиз |