ШУДЫРУ ф. 1) йөкл. юн. к. шуу ( 1–2 мәгъ.). Кызы Зәлияне чанада шудырырга да онытмый Зөлфәт. Сабантуй 2) Авыр әйберне, күтәрмичә, шома өслектән сөйрәтеп, тартып яки этеп урыныннан күчерү. Ул, авыр бүрәнәне бозлы ташлар өстеннән шудыра-шудыра өстерәп, Бауман урамы буенча юнәлә. Р.Ишморат. Вышкаларны бөтенләй сүтеп, кабат аркан белән күтәрергә дә, аударып бүрәнәләр өстеннән шудырырга да туры килгән аңарга. Җ.Рәхимов. Ильяс, такталар буйлап шудырып, капчыкларны әллә ни көчәнмичә генә бушатып куйды. Р.Төхфәтуллин // Берәр нәрсәне икенче бер нәрсә өстеннән шома гына йөртеп күчерү. Шуннан соң утырган урыннан 12–15 метрлар чамасы китәләр дә теге туң дискларны идән буйлап шудырып, чәбәйләргә каратып җибәрәләр. З.Зәйнуллин. – Әнә теге гәзитне шудырып кына куй әле, – диде Хәмит ---. М.Кәбиров 3) Аякларны күтәрми, җирдән аермый гына атлау. Фәрит, аякларын шудыра-шудыра, карт янына җитез генә килеп басты. Д.Аппакова . Ул аякларын шудырып кына атлый – таеп егылудан курка. Г.Гыйльманов 4) Кулны нәрсәнең дә булса өстеннән йөртү, сыпыру. Аннан соң әбием йөземне капшап чыкты, бер кулы белән башымнан алып аякларыма кадәр гәүдәм буйлап шудырып төшерде. Н.Дәүли. Ул кулларын өстәлгә җәелгән органик пыяла өстендә шудырып, алгарак елышып өстәп куйды ---. А.Вергазов 5) Берәр нәрсәне яшерен генә, кешегә сиздерми генә йөртү, җибәрү, бирү. «Сабирова Сөмбелгә. Сәгъдәттән», дип, эре хәрефләр белән язды һәм тәнәфестә, вакытын кулай китереп, Сөмбелнең кесәсенә шудырды да төшерде. А.Хәлим // Нәрсәне дә булса сиздерми, белдерми генә яшерү. Коймак тирәсендә әвәрә булып йөрүче Маһирә күрми дә калды, малай таякны ялт итеп карават астына шудырды. А.Гыйләҗев. Эзне оста яшерә белде Рамай, кеше-кара күрмәгәндә, теге «кыңгыраулы» касканы мәктәп почмагындагы карлыган төбенә шудырды. Р.Низами 6) Тиз генә кабу, тиз-тиз кабып йоту, ашап бетерү. Ул суына төшкән шашлык калҗаларын чәйнәми-нитми генә тамагына шудырды. А.Гыйләҗев. Эчемдәге уемны сизде диярсең: тирән генә сулыш алды да коймак калдыгын авызына шудырды ---. Ф.Баттал. Ике кашык шулпаны матур гына шудырдым. Ф.Нуриев 7) күч. Яшереп итәк астыннан гына сатып җибәрү. – Әллә кибеткә яңа мебельләр кайтканмы? – дип сорады Солтан. – Юк. Кайтса да аны арт яктан шудырып бетерәләр. С.Рәфыйков 8) күч. Чәлдерү, урлау. Иртән кухняда ашап утырганда, Бикташның бер телем колбасаны җиң эченә шудырганын күреп, Бәһиҗә түтәй: – Нәрсә, җитмәдемени? – дип сорады. М.Маликова. Малайларның --- икенчесе уенчыкларны ватып-ботарлап ташлый, өченчесе күзе төшкән бар нәрсәне кесәсенә шудыру ягын карый. Р.Габделхакова. Кулга эләккән алтын-көмешне, патша малы исәбенә кертмичә, изүгә генә шудырдылар. Ф.Зариф 9) күч. Эштән куу, эш урыныннан чыгару. Әлеге шул Мансур Сабирович беренче секретарь булып эшли башлаганга ел да үтмәде, Хәнәфине колхоз председателе урыныннан шудырдылар. В.Нуруллин. Эшемнән шудырмагайлары, шуннан шүрлим. В.Монасыйпов Шудыра бару Бер-бер артлы, булган берен шудыру. Шикәрен шатырдатып тешли дә чөмереп торып сөтле чәй эчә, шуның белән ипи телемнәрен бик җиңел генә бер-бер артлы ашказанына шудыра бара. Р.Рахман Шудыра башлау Шудырырга тотыну. Ул карашын --- нечкә генә зәңгәрсу һәм алсу кан тамырлары сизелеп торган кул буенча төссез дип әйтерлек төкләр җемелдәшкән беләк буенча шудыра башлады... Ә.Гаффар Шудыра бирү Бернәрсәгә игътибар итмичә шудыруын дәвам итү. Бер-береңнең әйберен рәхәтләнеп шудыра бир, кемнән шикләнергә дә белмәссең, барысының да ачкычлары кесәсендә! Ф.Яруллин. Әмма Идрисов аның сүзләрен ишетмәде дә шикелле, карандашын исемлек өстендә шудыра бирде. Х.Камалов Шудыра тору к. шудырып тору . Ул --- мәрсин балыгының калын телемнәрен майлы иреннәре арасына шудыра торды. А.Гыйләҗев Шудыра төшү Аз гына, бераз шудыру. – Димәк, берегезнең дә Самат Мөбиновның эчкәнен күргәне юк? – диде тулы түгәрәк битле райком секретаре, идарә йорты эсселәнеп киткәнлектән, мамык шәлен башыннан аркасына шудыра төшеп. В.Нуруллин. Менә Л. Б. сул аягын алга шудыра төште. Р.Бәдри Шудырып алу Тиз генә шудыру. [Матвей Яковлевич] калын ак мыегы өстеннән имән бармагын уңлы-суллы шудырып алды. Г.Әпсәләмов. Тел очын иреннәре буйлап шудырып алды да тәмле генә елмаеп куйды Самат ---. Ф.Баттал Шудырып бетерү Барысын да шудыру; ахырга кадәр шудыру. Малайлары, Мамай калдыклары икәнлекләрен онытмыйчамы, өстәлгә ябырылып, тиз арада аларны шудырып бетерделәр. Ф.Яхин Шудырып җибәрү Кинәт шудыру; шудырырга керешү. Ашыкканда бәрәңге бугазга тыгылса, шудырып җибәрергә кәҗә сөте бар. Ф.Яруллин. Керде дә күзенә үк төшереп кигән бәрхет кепкасын арткарак шудырып җибәрде. В.Нуриев Шудырып калу Шудырырга өлгерү. Пароход хуҗалары йөк төятүдән баш тарттылар, --- берничә сәүдә предприятиесе җилгә очты, шул арада Япония үзенең үтмәс товарларын Америка кулындагы базарларга шудырып калырга тырышты. А.Толстой Шудырып карау Тикшерү-белү максаты белән шудыру. Хатыны берничә тапкыр шешәләрне Мәннан алдынарак шудырып карады ---. Аманулла. Кабул итми генә бит Иван. Дьяк аша «көтсен» дип әйттерә үзе, ә һаман чакырмый. Кылыч борынлы --- дьякның кесәсенә алтын тәңкә дә шудырып карады, файдасы гына тимәде. М.Әмирханов Шудырып кую Алдан шудыру, шудырылган хәлдә калдыру. Һава җитмәгәндәй, камзул төймәләрен чишеп ташлады, аптыраган чырай белән түбәтәен баш артынарак шудырып куйды. А.Әхмәтгалиева Шудырып тору Һәрберсен бер-бер артлы, туктаусыз шудыру яки сөйләү моментында шудыру. Алпавытның түбә калае көмеш төсле ак икән. --- Без Әхмәт белән, каерып алып, шыңгырдатып шудырып торабыз, астагылар алып китеп торалар. Г.Бәширов. Әти кыздырып тора, мин, учлап-учлап, борчакны корсакка шудырып торам. Сөембикә Шудырып узу Узып барышлый шудыру; тиз генә шудыру. Вәзыйх Сәриянең мөлаем озынчарак йөзенә, баш артына матур итеп төйнәп куйган чәченә карашын шудырып узды ---. Х.Камалов. Иңенә противогаз аскан --- Миңнулла минем одеалымны акрын гына тартып, шудырып узды. Ә.Маликов |