ШУДЫРТУ ф. йөкл. юн. к. шудыру. Әйе, Титак Габделхак абзыйны бер өйрәтсәң ярый. Тыкрыкларындагы таудан чана шудыртмый, ашала дип беләме? Ф.Яруллин. Кеше күрмәгәндә генә әнисе Гөләфтар чапан кесәсенә ун тәңкә акча шудыртырга кушкан иде аңа. Р.Рахман. Алай гына да түгел, тора-бара ипләп кенә культура бүлегеннән дә шудырттылар үзен. В.Нуруллин Шудыртып җибәрү Уйламаганда, кинәт шудырту. Кычкырып биргән сәламен дә алып тормыйча, өстәл астыннан кәгазь белән яртылаш тулган иске кәрҗинне тартып чыгарды да аягы белән ишек ягына шудыртып җибәрде. Ф.Сафин Шудыртып кую Бер тапкыр шудырту Шудыртып тору Әле, хәзер шудырту; һәрвакыт, даими шудырту |