ШУДЫРМА и. 1. 1) тех. Приборларда, механизмнарда шуып, хәрәкәт итеп йөри торган деталь. Пешкәкнең штогы юнәлткеч яссылыклар буйлап артка һәм алга таба хәрәкәт итә торган шудырмага тоташкан. Физика

2) сөйл. Ишек яки капканы бикләү өчен кулланыла торган аркылы бик. Капканы шудырмага бикләү

3) диал. Кулдан эшләнгән тимераяк. Асты калайлы шудырма белән яңа боз өстен сыгылдыра-сыгылдыра узышулар, арганчы шар сугулар да үтеп китте. Ш.Маннур

2. с. мәгъ. к. шудырмалы ( 2 мәгъ.) . Шудырма ишекле зур шкаф алдык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә