ШТЫРЬ и. нем. тех. 1) Зур калын кадакка охшаган очлы деталь. Шигырь булып туды әманәтем, Штырь булып чыкты хәсрәтем, Матурлыкка – чиксез мәхәббәтем, Явызлыкка – чиксез нәфрәтем. Г.Афзал. [Гәрәй] каркас баганалары утырачак урыннарда калдырылган тимер штырьларны тартып-тартып карый. А.Гыйләҗев 2) Конуссыман очлы кечерәк тимер кендек. Штырь һәм втулка стеналарындагы бакыр боҗраларга кабель чыбыклары ябыштырып куелган була. Нефть турында хикәяләр |