ШТЫКЛЫ с. 1) Штыгы булган, штык белән коралланган. Аларны кырык тешле штыклы өч фин солдаты каршы алды. З.Зәйнуллин. Өйгә иң элек штыклы мылтыкларын алга төбәгән дүрт солдат бәреп керә. Р.Мөхәммәдиев 2) күч. Зәһәр, усал. Чын шагыйрьнең кендеге халык белән тоташкан була: шушы наив, самими, саф хиссият белән тулы әсәр коры тезмәләрдән, штыклы шигырьләрдән алҗыган татар кешесенең иң нечкә күңел кылларына кагыла. И.Юзеев |