ШТЫК и. пол. 1) Мылтык яки винтовка көпшәсенең очына кидерелгән чәнчә торган салкын корал. Очлы штыкның якында гына печәнне кисеп кергәне тоелды. А.Расих. Зәйни, Долгушев, Стародубцев – өч дус, сүз берләшеп тормыйча, окоптан сикерешеп чыктылар да, иңнәрен бер-берсенә терәп, штыкларын алга сузып, финнарга каршы үзләре ташландылар. З.Зәйнуллин 2) иск. Сугышчан берәмлек буларак пехотада хезмәт итүче солдат, пехотачы. Безнең полкның роталары бик аз штыклы... 120 штыкка тулыр-тулмас кына. А.Таһиров 3) күч. Гомумән сугыш коралы, хәрби көч. – Англия-Америка капиталистлары, – диде ул, – безнең революцияне ак бандалар штыгы белән үтереп ташларга телиләр. И.Гази. Фронтта да байтак язучыларыбыз, каләмне штыкка тиңләп, алгы сызыктагы сугыш операцияләрендә катнашу белән бергә, фронт газеталарын чыгаралар. Р.Фәйзуллин ◊ Штыкка алу 1) Штык белән кадап үтерү. Нык карагыз! Берсен дә качырмаска. Тегенди-мондый хәл булса, штыкка алырга. Г.Бәширов; 2) Ризасызлык белдереп, кискен рәвештә каршы килү. И.Нуруллин мәкаләсен штыкка алу кирәк идеме?!. Мин, И. Нуруллин әдәби мирасыбызны бәяләүдә фәнни объективлык булырга тиеш, дигән әһәмиятле мәсьәлә күтәрде ---, дип саныйм. З.Мәҗитов. Штыкка кадау к. штыкка алу ( 1 мәгъ). Бөтен иске дөньяны тетрәтеп, «Аврора»дан туплар аткач та, --- алар үзе шикелле үк --- соры шинельле кешеләр белән бергәләп, --- бернинди шикләнүсез ак офицерларны штыкка кададылар да большевиклар ягына чыктылар. Н.Фәттах. Штыкка күтәрү 1) к. штыкка алу ( 1 мәгъ). Бер контрактникның җимерекләр арасында калган коляскадагы баланы ничек штыкка күтәрүе турында да әйтте. З.Мәхмүди; 2) Көлү объектына әйләндерү, көлкегә калдыру. Егетләргә симпатияңне белдерергә дә ярамый. Шундук штыкка күтәрергә торалар. Ничек яшәргә инде хәзер? А.Хәсәнов |