ШТУРМЧЫЛЫК и. Үтәлми калган эшләрне бөтен көчне туплап, ашык-пошык, аннан-моннан эшләү гадәте; шулай эш итү принцибы. Бик күп мөһим эшләр әнә шундый «дәррәү кампанияләр» өянәгенә, штурмчылыкка килеп эләгә. Г.Ахунов. Штурмчылык, кода-кодагыйлык, кадрлар алмашынып тору, кирәк-яракның үз вакытында кайтартылмавы, акчаны әрәм-шәрәм итү, башбаштаклык, хуҗасызлык, тәртипсезлек – каян килсен ди сыйфат? Шәһри Казан |