ШТУРМОВИК и. рус 1) Дошман көчләренә каршы зур булмаган биеклектән һөҗүм итә торган хәрби самолёт. Авыл өстеннән көнбатышка таба безнең штурмовиклар очып үтте. Г.Әпсәләмов 2) Шундый самолёт белән идарә итүче очучы. Әмма штурмовиклар частена урнашырга китерелгәч, Әнвәр тагы бер гаҗәп хәлгә тап булды. Х.Камалов |