ШТУ’РМЛАУ ф. 1) Штурм ясау, атакага бару, һөҗүм итү. Кызыл вагоннарның тәрәзәләреннән, ачык ишекләреннән сугышып йөргән яшел урманнар, штурмлап алынган полустаноклар, янган, җимерелгән станцияләр күренеп кала. Г.Әпсәләмов. Ул Мәскәүне саклаган, Берлинны штурмлаган, Праганы азат иткән. З.Зәйнуллин 2) күч. Билгеле бер максатка ирешү өчен тәвәккәл эш итү, актив хәрәкәт ясау. Маршрутны гына күр әле. Төньяк Карелия, Кола ярымутравы буйлап бит! Синең ул якларда булганың юктыр. Моңарчы без күбрәк Уралны, Алтайны, Кырым-Кавказны штурмладык. Күреп тә, ял да итеп кайтырсың. А.Хәсәнов. Мәркәзебезнең Филармония залында узган Рэн Куниның «666 нумер» комедиясен, халыкның тамаша залын штурмлаганын күргәч, шулай уйлап куйдым. А.Шәймәрдәнов Штурмлап карау Штурмларга тырышу; нәтиҗәсен белү өчен штурмлау. – Кенәз каланы ялгыз көе генә штурмлап карасын. Әгәр яулый алса, даны да, байлыгы да берүзенә булыр! – диде. В.Имамов. Минзәлә крепостен Каранай Муратов җитәкчелегендәге 10 мең кешелек фетнәчеләр отряды дүрт ай буена камалышта тота. Берничә тапкыр штурмлап та карыйлар, әмма ала алмыйлар. Татарстан тарихыннан хикәяләр Штурмлап тору Даими яки әледән-әле штурмлау, әле хәзер штурмлау процессында булу Штурмлап яту сөйл. к. штурмлап тору. Прокурорның сак колагы егетләрнең аяк астында нидер шыртлаганын, коелганын ишетте, алар инде икенче катны штурмлап яталар иде, күз кырые белән стенада фонарь яктысын күрде, әмма бина ишеге ишегалдына таба ачылмады. Р.Мирхәйдәров Штурмлый башлау Штурмларга тотыну. 1945 елның апрель урталарында Гитлерның резиденциясен – Империя канцеляриясен подполковник Исхак Идрисович Гумеров җитәкчелегендәге 1050 нче укчы полк солдатлары штурмлый башлый. А.Хәсәнов. Кызыл командирлар Блюхер, Грязнов, Корк, Миронов, Уборевич, Будённый командалык иткән дивизия һәм армияләр Кырымны штурмлый башлый. З.Зәйнуллин |