ШТУРМАН и. голл. Су яки һава судноларында, космик корабль, узыш болиды кебек транспорт чараларының ориентлашуы, урынын һәм маршрутын билгеләү эше өчен җаваплы экипаж әгъзасы. Елгачыны Галләм Галиев дип йөртәләр икән. Үзе яр буенда торучы «Бурлак» пароходында беренче штурман булып эшли, хәзер авылда үлгән әнисен күмеп кайтып килеше икән. С.Сабиров. Бу коточкыч хәлне миңа озак еллар диңгездә, сәүдә флотында штурман булып йөзгән егет сөйләде. А.Хәсәнов |