ШТУРМ и. нем. 1) Дошманның кальгасына, ныгытылган позицияләренә хәлиткеч һөҗүм. Газинур тавыш басылганны көтте дә укуын дәвам итте: – Һәм Смоленскига бару юлында немецларның мөһим терәк пункты – Духовщина шәһәрен штурм белән алдылар. Г.Әпсәләмов. Сталинградны немецлар дүрт көн буе бомбага тоттылар. Аннары штурм башланды. Ф.Зыятдинов 2) күч. Билгеле бер максатка ирешү өчен яки берәр кешегә каршы эшләнгән тәвәккәл эш, актив хәрәкәт. Автобус тукталышында кара яу кебек халык төркемен күрдем. Машина килеп туктауга, этешә-төртешә, кычкыра-тиргәшә, штурм белән яулап кереп утыралар. Л.Ихсанова. Яңгыр түгел, таш яуса да, тапшырыласы объектларны тапшырып бетерергә – бездән бары менә шушы гына сорала. – Айлар буе эленке-салынкы йөрибез дә, квартал азагы җитүгә, тагын штурм башлана. Р.Вәлиев |