ШТУРВАЛ и. голл. 1) Комбайн, судно, самолёт, трактор һ.б. транспорт чараларында һәм машиналарда руль тәгәрмәче. Пилотның куллары штурвалда, ә башы бер якка салынып төшкән. Г.Әпсәләмов. Иң алдынгысы булмаса да, ун-унбиш ел буе комбайн штурвалы тотып шомарган абзыйлардан әллә ни калышмады ул. Г.Гыйльманов. Кораб Елантау ярына якынайгач, штурвал артында Пётрның үзе килгәне күренде. В.Имамов 2) күч. Җитәкчелек; идарә итү эше; дилбегә. Һәркайсыбыз булдыра алганча эшләргә һәм мөмкин кадәр күбрәк эшләргә тиеш. Ә синең «Ватан»да эшләрлек сәләтең барына мин ышанам. «Чулпан»да калдыра алмыйбыз без сине. «Ватан» штурвалын тоттырмакчы булабыз. В.Нуруллин |