ШТУКАТУРЛА’У ф. 1) Бина яки корылма стеналарын, түшәмнәрен штукатурка ( 2 мәгъ.) белән каплау, штукатурка сылап тигезләү. Ике хатын, кузла өстенә басып, бәләкәй көрәкләре белән сыекча бәрә-бәрә, түшәм штукатурлыйлар иде. Г.Әпсәләмов. Бүлмәне штукатурлый торган кызларның берсе аягын сындырган, икенчесенең сул кулы имгәнгән һәм битләре җәрәхәтләнеп беткән иде. Ә.Сафиуллин 2) күч. гади с. Биткә төрле крем, кершән, пудра кебек нәрсәләрне күп итеп сылау, акшарлау, зәвыксыз бизәнү. «Шулай матур» дип, кат-кат тоналка белән бетчә штукатурлап йөрүче кызларда минем эшем юк бит. Шәһри Казан Штукатурлап бетерү Тулысынча штукатурлау. Таң атканда коены штукатурлап бетерделәр. Р.Вәлиев Штукатурлап җибәрү Бераз штукатурлау; штукатурларга да өлгерү Штукатурлап кую Алдан штукатурланган хәлгә китерү . Хәзер инде нигездәге каберташларның язуын штукатурлап ук куйганлыктан, аларны бөтенләй күреп булмый. Ф.Ислаев. Авыл уртасында кирпеч йорт сатып алганнар, кыш көне җылырак булсын дип, штукатурлап та куйганнар. Кайбыч таңнары Штукатурлап чыгу Барысын да штукатурлау, бер җирне дә калдырмыйча штукатурлау; башыннан ахырына кадәр штукатурлау. Җентекләп ремонтлау өчен, йортның ярыкларын ябыштырып, штукатурлап чыгасы бар. Шәһри Казан Штукатурлый башлау Штукатурларга тотыну. --- өч көн эчендә дә шактый нык эшләп ташлаганнар иде: түбәне ябып бетереп киләләр, ишек-тәрәзәләрне куя башлаганнар, озакламый штукатурлый башлаячаклар икән. М.Маликова |