ШТУКАТУ’РКА и. ит. 1) Штукатурлау эше. Кызның штукатуркага кулы ятып тора шул, ул эшне бик әйбәт башкара 2) Төзү материалы буларак, бина һәм корылмаларның стеналарын сылау, тигезләү өчен кулланыла торган махсус куе измә // Шул измәнең сылаганнан соң каткан катламы. Сабир штукатуркасы кубып, акшары каралып беткән юыну бүлмәсендә үзенең тастымалларын юа иде. Г.Әпсәләмов. Сугышка киткән егетләрнең штукатуркага карандаш белән язган соңгы эзләре җебеде. М.Мәһдиев 3) күч. гади с. Биткә калын итеп сөрткән крем, кершән, пудра катламы. Син... давай, чамалап... --- Син сылаган хәтле штукатурка сыласаң, сиксән яшьлек карчыктан да Снегурочка ясап була. З.Хәким |