ШТУКАТУР и. 1) Штукатурлау эшләрен башкаручы кеше, шул эшнең остасы. Икенче кыз исә шәһәрдә штукатур булып эшли һәм байтак акча ала, әти-әнисенә гел ярдәм итеп килә. М.Мәһдиев

2) к. штукатурка ( 2 мәгъ.). Квартирага берничә ел буена ремонт ясатмадылар: теш чыккан вакыттамы икән, Назирә коридор стенасыннан штукатур ашады. М.Мәһдиев. Шушы яңа төзелгән бүлмәләрне штукатур белән капларга ике кыз килде. Ф.Йосыпов

3) к. штукатурлау ( 1 мәгъ.). Штукатур эше җиңел түгел, анда барырга атлыгып торган кеше юк. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә