ШТРИХЛА’У ф. 1) Штрихлар, нечкә өзек-өзек сызыклар сызу. Координаталар турысында аралыклар берләшмәсен штрихлап күрсәтегез ---. Геометрия. Рәсемнәрне төрле юллар белән буяп (штрихлап) була. Сөембикә 2) күч. Нәрсәнең дә булса сыйфатында үзенчәлекле деталь күрсәтү; әкренләп, аерым детальләр белән тасвирлау. Ул, күпчелек замандаш шагыйрьләре кебек, заман, тарих портретын штрихлап, берәмтекләп язмый, аны укучы күңелеңә бөтен килеш, бөтен, җанлы сурәт рәвешендә иңдерә. Г.Гыйльманов Штрихлап бетерү Тулысынча, башыннан ахырына хәтле штрихлау. Рәсемне штрихлап бетердем Штрихлап кую Алдан штрихлау, штрихлаган хәлгә китереп калдыру. Эскизларны штрихлап кую Штрихлап чыгу Тулысынча, башыннан ахырына кадәр штрихлау |