ШТРИХ и. нем. 1) Беленер-беленмәс итеп сызылган нечкә өзек-өзек сызыклар. Өлгедә сызыклар хасил булды. Алар бер генә яклы түгел, ә төрлесе төрле тарафка караган – өзек-өзек штрих кебек. Р.Кәрами // Шундый сызыкларның берсе. Клара бер штрих төшердеме, бер сызык сызып куйдымы – барысы да экранда. А.Хәсәнов 2) Кәгазьдәге текстта булган хаталарны төзәтү өчен кулланыла торган махсус сыек ак буяу. Татарстан машина йөртүчеләре үз номерларын видеокамералардан яшереп, --- номерлардагы кара буяуны сөртәләр яки канцелярия штрихы белән буяп, хәреф һәм саннарны үзгәртәләр. А.Уваров 3) күч. Кемне яки нәрсәне дә булса характерлый торган сыйфат, үзенчәлекле деталь. Рәссамнар кайбер картиналарын гомер буе язалар, гомер буе яңа штрихлар өстиләр, ди бит. Ф.Яруллин. Тәнкыйтьче, аерым штрихлар белән унга якын шагыйрьнең иҗат юнәлешләрен яисә кайбер табышларын күрсәткәннән соң, мондый нәтиҗәгә килә ---. Ә.Закирҗанов. Нәҗип хәзрәтнең тәрҗемәи хәленнән бер кызыклы штрих. Р.Әмирхан |