ШТРЕК и. нем. Шахта, рудник һ.б.ш.да җир өстенә вертикаль чыгу урыны булмаган, файдалы казылма катлавы буенча ясалган горизонталь коридор. Таһирлар ул көнне маркшейдер Пьер җитәкчелегендә яңа штрек ачтылар. А.Хәсәнов. Өстәге штректан утыз метрлап аска төшеп, бораулап шартлаттылар. Әмма скважинадан газ чыкмады, күмер тыгылган иде. Д.Каюмова |